Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.08.2016

Татарстанның Лаеш районында технопарк төзелә

 Татарстанның Лаеш районында яңа технопарк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка “ICL-КПО ВС” ААҖ исәпләү техникасы заводы генераль директоры Виктор Дьячков сөйләде.

Предприятие инде төзү эшләренә керешкән. Яңа офис бинасы комбинацияле функция үтиячәк: аңа программистлар штабы күчерелә – барлыгы 800 кеше, калган мәйданнар резидентларга бирелә. Технопарк киләсе елга ишекләрен ачар дип планлаштырыла.

Виктор Дьячков шулай ук Усад авылы үсешен ничек күзаллавы турында Татарстан Президенты белән бүлеште. Хәзерге вакытта биредә 3 меңнән артык кеше яши, алга таба халык саны артыр дигән ышаныч зур. Шул рәвешле, авылга яңа спорткомплекс һәм мәктәп кирәк, дигән фикерен җиткерде Дьячков.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20