Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.01.2016

Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Наил Шәйхетдинов бакыйга китеп барды...

 25 гыйнвар көнне, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов вафат булды.

Тинчурин театры колллективы Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улының туганнарының, якыннарының олы кайгысын уртаклаша.

Мәрхүмне соңгы юлга озату чарасы иртәгә, ягъни 26 гыйнварда сәгать 10да Тинчурин театрында узачак.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан шундый кайгылы хәбәр килде.

Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килгән булган. 1965 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла. Шәйхетдинов Н.Ш. театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә” Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган күп кенә саллы рольләр башкара.

Шулай ук аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр да хас иде. И. Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә”сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моның ачык мисалы булып тора.

Наил ага Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казакъ киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Ул башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды, үз геройларын һәрвакыт тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды, диелә Тинчурин театрыннан алынган язмада.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20