Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2015

“Татарстанның музей язы-2015” акциясе башлана

“Татарстанның музей язы-2015” акциясе башлана

21-26 апрель көннәрендә республикабызда “Татарстанның музей язы-2015” дип исемләнгән II музейара акция узачак.


Анда дәүләт һәм муниципаль музейлар, сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләр һәм уку йортларының ведомство музейлары, шулай ук республиканың шәхси музейлары катнашыр дип көтелә. Акцияне Татарстан Милли музее башлангычы белән һәм республика Мәдәният министрлыгы ярдәмендә республика Музейлар ассоциациясе оештыра.

Совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында  күрсәткән батырлыгы быелгы акциянең төп темасы булачак. Барлык чаралар да сугыш, фронт һәм тыл геройлары хакындагы музей коллекциясен популярлаштыруга юнәлдерелер дип көтелә.

21 апрель көнне республиканың барлык музейларында “Я гражданин России! Мин Татарстан баласы!” дигән чара үткәрү күздә тотыла. Аның кысаларында Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылачак.

24 апрельдә Россиядә Әдәбият елы кысаларында республика музейларында, язучылар, драматурглар, әдәби тәнкыйтьчеләр, журналистларны җәлеп итеп, “Библиотөн-2015” акциясен үткәрү планлаштырыла.

26 апрельдә республика уку йортлары, театр һәм китапханәләр белән берлектә төрле чаралар үткәреләчәк.

Атна дәвамында республика музейларында махсус күргәзмәләр, музейара күргәзмә проектлары, экскурсияләр, лекторийлар, түгәрәк өстәлләр, квестлар, флэш-моблар, мастер-класслар, автограф-студияләр һ.б. чаралар узачак, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20