Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.08.2017

“Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Үч” телесериалын күрсәтү дәвам итә

«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы күп кенә илләрдә шау-шу уяткан «Үч» телесериалын күрсәтүне дәвам итә.

Фильмның кыскача эчтәлеген исегезгә төшерик.

Төп геройга күп кына сынаулар аша үтәргә туры килә. Шул исәптән, бер гаепсезгә төрмәдә дә үтырырга.

Әдилне кулга алуга ук, аның кызын Деринны балалар йортына тәрбиягә бирәләр. Кызчык бу йортта үз атасының гаепле булуына ышанып үсә. Әмма Әдил төрмәдә вафат булганнан соң, Дерин өчен яңа тормыш башлана. Хәзер ул бары тик үз көчләренә генә ышанырга тиеш.

Моннан тыш, Деринның максаты бар — ул, яла ягып, төрмәгә ябылган әтисе өчен, үч алырга тиеш. Ул әтисенең көндәлеген табып укый һәм ата кешенең бу җинаятькә кагылышы да булмаганын аңлый. Хәзер Дерин аны әтисеннән аерган һәр кешедән үч алу теләге белән яна.

«Үч» телесериалын «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында эш көннәрендә иртәнге 10.00 һәм 17.00 карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин