Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2016

Татар-венгр мөнәсәбәтләре уңай үсеш динамикасына ия - Венгриянең Казандагы консулы

Татар-венгр мөнәсәбәтләре уңай үсеш динамикасына ия - Венгриянең Казандагы консулы  Бүген Венгриянең Казандагы генераль консуллыгында әлеге илдә шифаханә-курорт дәвалануны тәкъдим итү булды. Сәламәтлекне кайда ныгытып булу турында Санкт-Петербургтан килгән медицина фәннәре кандидаты Марина Мамаева сөйләде. 

Чарада Венгриянең Казандагы консулы Ласло Дароци катнашты. "Киләсе айда Казанда безнең консуллык рәсми рәвештә эшли башлауга бер ел тулачак. Венрия Хөкүмәте РФ төбәкләре белән көчәйтелгән эш алып бара һәм без Россиядәге өченче консуллык нәкъ менә Казанда ачылуга бик бәхетлебез", - дип белдерде Дароци.

Аның сүзләренчә, көз көне консуллыкта шенген һәм венгр визаларын турыдан-туры алып булачак. Шулай ук Будапешт - Казан туры рейсын ачу мәсьәләсе дә карала.

"Татар-венгр мөнәсәбәтләре уңай үсеш динамикасына ия. Без Татарстанның мәдәни һәм иҗтимагый тормышы белән кызыксынабыз һәм күзәтеп барабыз. Сезнең Президент 2014 елда рәсми сәфәр белән безнең башкалада булды. Үз чиратында Венгрия Премьер-министры Виктор Урбан 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында Казанга килде. Кичә мин "Семейные хлопаты" фильмының премьерасында булдым, сезнең кинематографның алга таба үсүен теләп калам", - дип өстәде консул.

Аннары тәкъдим итү белән Марина Мамаева чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Венгриядә шифаханә-курорт дәвасы шактый югары дәрәҗәгә ия. Илдә диңгез булуга карамастан, биредә җир асты сулары бик күп - алар ил территориясенед 80 процентын диярлек колачлый. Шулай ук термаль чыганаклар да шактый. Аларның берсе Хевиз күле, анда су хәтта кышын да 24 градустан түбән төшми, әмма анда 20 минуттан озаграк коенырга ярамый, чөнки суда радон бар. Күл илнең көнбатышында, сүнгән вулкан авызында урнашкан.

Венгриядә барлыгы 1300 сертификацияләнгән термаль су чыганагы бар.

Иң җәлеп итүчән урыннарның берсе - Балатон күле. Анда күп санлы кунакханәләр урнашкан. Венгрия кунакханәләренең үзенчәлеге бар, чөнки кунакханә бизнесы системасында медицина һәм СПА-үзәкле заманча кунакханәләр бар. Марина Мамаева сүзләренчә, Венгриядә бөтен чирне диярлек дәвалыйлар, әмма венгр курортларының төп юнәлеше - терәк-хәрәкәт системасы авырулары. Һәр программаны кешенең үзенә яраклаштырып сайлау зарур, чөнки пациент процедураларга табиб киңәшеннән башка кертелми.

Венгриягә сәфәр кылуның өстенлекләре арасында спикер Германия, Австрия яки Израиль белән чагыштырган вакытта шактый кулай бәяләрне, сыйфатлы азык-төлек продуктлары, бай мәдәни мирас, Европаның берничә башкаласы якынлыгын, шулай ук илдәге чагыштырмача тынычлыкны атады.

Алга таба Бөек Новгородтан килгән биохимик Надежда Гинзбург чыгыш ясады. Ул Венгрия күлләрендәге суның химик составы, симерүдән котылу өчен дөрес туклану турында сөйләде. 

Әйтергә кирәк, тулаем алганда Венгрия россиялеләр өчен өйрәнелмәгән килеш кала бирә. Әмма туристлар агымы кимүне катастрофик дип атап булмый - кризиска кадәрге вакыт белән чагыштырганда 30-40 процент.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20