Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2017

“Татавтодор” Арча районында яңа төрдәге асфальтны сыный

2016 елның августында «Татавтодор» Арча районындагы филиалы җитештерү базасында беренче тапкыр яңа төрдәге РМА-10 күзәнәкле- мастид асфальт куллана башладылар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татавтодор» үзәк лабораториясе җитәкчесе Илшат Фазлыев сөйләде.

Әңгәмәдәш аңлатуынча, әлеге асфальт-бетонның 70 проценты вак таштан тора. Яңа төрдәге асфальт киләчәктә тигез булмаган өслекле мәйданнарны тигезләү өчен яки юлны тиз генә - бер тапкырдан төзәтергә-ямарга кирәк булган вакытта кулланылырга мөмкин.

Узган ел апрель аенда Казан аэропорты янында «Татавтодор» шулай ук асфальт-бетонның яңа составын сынау өчен полигон булдырган иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!