Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2015

“Татмедиа” АҖ ндә журналистлар өчен уникаль китапханә ачылды

“Татмедиа” АҖ ндә журналистлар өчен уникаль китапханә ачылдыТатарстан Республикасы Матбугаты көнендә, “Татмедиа” АҖ редакция корпусында журналистлар өчен әдәби салон утырышы уздырылды.

Беренче әдәби салон утырышында республиканың танылган язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре, ТР Журналистлар берлеге, ТР Язучылар берлеге, КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты вәкилләре, шулай ук журналларның баш мөхәррирләре катнашты.

Бүген ТР матбугаты өчен зур бәйрәм – Татарстан матбугатының 110 еллыгы. Шуңа күрә “Татмедиа” АҖ ендә китапханә ачылышы истәлекле вакыйга дияргә була. “Без нәкъ менә Әдәбият елында нәшрият китапханәсен эшләтеп җибәрәбез: ул бай тарихка ия”, - дип билгеләп үтте “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. Аның сүзләренчә,озак вакыт китапханә Бауман урамында Матбугат йортында булган, 1974 елда анда КПСС ның Татарстан өлкә комитеты эшли башлаган. Аннары китапханә “Татмедиа” бинасына күчерелгән. Ул вакытта китапханә фондында 20 мең төрле китап булган, кызганычка каршы, күп өлеше югалган. 2011 елдан хәзерге көнгә кадәр китапханә ябык булды.

“Китаплар кешеләр кебек: туалар һәм аларны укыганчы яшиләр. Әгәр ихтыяҗ юк икән, - китап үлә. Бүген аларга яңа гомер бүләк итәбез”, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә яңа китапханә җитәкчесе, журналистика ветераны, күп еллар “Сөембикә” журналында эшләгән Роза Камалетдинова.

Китапханәнең үзенчеләге - анда раритет басмалар саклануда. Күп кенә нөсхәләр 19 гасыр ахырында-20 гасыр башында нәшер ителгән. Ә иң мөһиме һәм уникале – ул махсус әдәбиятның күплегендә. Һәр нәшриятчы, полиграфчы, журналист биредә билгеле тармак китапларын таба ала.

Бүген китапханә фондында 5 мең төрле китап бар, шул исәптә төрле газета-журналлар. 19 майдан китапханәдә Бүләк итү декадасы башланды, теләүчеләр китаплар һәм журналлар бүләк итә ала.

Китапханәгә йөздән артык китап бүләк итеп Татар китап нәшрияте беренче булып үз өлешен кертте, шулай ук әдәбият салоны кунаклары да шәхси монографияләрен һәм гаилә фонды китапларын да алып килгәннәр иде.

Китапханә журналистика ветераннары, танылган мәдәният һәм фән эшлекләре белән очрашулар үткәрү өчен уникаль мәйданчык булыр, дип көтелә. Яңа әдәбият салоны ишекләре һәркем өчен ачык, ул журналистлар профессиональ берлеге, шулай ук яшь белгечләр өчен популяр булыр, дип өметләнә оештыручылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20