Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.02.2015

Татьяна Ларионова: “Безнең кадерле ветераныбыз!” акциясе алга таба да үсәчәк”

Татьяна Ларионова: “Безнең кадерле ветераныбыз!” акциясе алга таба да үсәчәк”Татарстанда, “Безнең кадерле ветераныбыз!” социаль-гуманитар акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен, 9 майга кадәр хастаханәләрдә 19 яңа палата ачылачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада шундый 482 палата бар. 2014 еның апрелендә уздырылган мониторинг нәтиҗәләре буенча, ветераннар өчен җиһазландырылган палаталарның 68 проценты тиешле таләпләргә туры килмәве, авыл җирлекләрендә урнашкан хастаханәләрдәге палаталарда санитария-гигиена шартлартлары бөтенләй дә булмавы ачыкланган. Әлеге проектның идеясе авторы булган “Бердәм Россия” сәяси партиясе бу кимчелекләрне бетерергә алынган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән стандартлар буенча, хәзерге палаталарның барысында да диярлек душ кабинкалары, бәдрәфләр булдырылган.

Мониторинг уздырганнан соң, мондый категория палаталарның 112сендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган, 124ендә агымдагы төзекләндерү булган, 103 палатада санитария-гигиена бүлмәләре ясалган, ә 200 палатада исә искергән җиһазлар алышытырылган.

Быел 9 майга кадәр тагын 50 палатада капиталь төзекләндерү, 84ендә агымдагы төзекләндерү эшләре башкару, 56 палатада санитария-гигиена бүлмәләре булдыру, 125 палатада исә җиһазларны алыштыру планлаштырыла. Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Менделеевск, Биектау, Яңа Чишмә муниципаль берәмлекләрендә 19 яңа палата ачылачак.

“Ветераннар өчен хәзер иң мөһиме − аларның сәламәтлеге һәм без моңа аерым игътибар бирергә тиеш. Алар нык авырып табибларга мөрәҗәгать иткәнне генә көтәргә түгел, ә профилактик чаралар уздыру да шарт. Палаталар буш торырга тиеш түгел”, - диде Татьяна Ларионова.

“Безнең кадерле ветераныбыз!” акциясе ярдәмендә җиһазландырылан палаталарда, тормыш иптәшләре исән булган ветераннар өчен парлап дәвалану мөмкинлеге дә бар, чөнки бу палаталарның күпчелеге ике кешелек итеп эшләнелгән. Моңа кадәр 3-4, хәтта 5 урынлык палаталар да булган. ТР парламенты рәисе урынбасары мондый шартларның ветераннарга бөтенләй дә туры килмәвен ассызыклады һәм, иң мөһиме − уңайлылык, өйдәге кебек ямьлелек тудыру, дип белдерде.

Палаталар ишегендә анда кем дәвалануы язылу да зур нәтиҗәләр бирә, ди Татьяна Ларионова. Чөнки палатада кем дәвалануын белеп, башка авырулар да ветераннарның хәлен белергә, сөйләшеп утырырга керә икән. “Бу, бер яктан караганда, бик вак мәсьәлә кебек, әмма ветераннар өчен аз гына игътибар да зур дәва”, - ди ул.

Палаталарны төзекләндерү дә, җиһазлауда эшмәкәрләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары һ.б. ярдәм иткән. Проектны тормышка ашыру өчен республика казнасыннан 13 миллион сум бирелгән, шулай ук муниципаль берәмлекләр дә үз өлешен керткән. Иганәчеләрдән кергән ярдәм исә 36 миллион сум тәшкил иткән.

“Фәрит Мөхәммәтшин гыйнвар ахырында гына депутатларга мөрәҗәгать итте һәм ветераннар, тыл хезмәтчәннәре өчен эшләнгән палаталарда булып, анда дәваланучылар белән очрашырга өндәде. Бу проект алга таба да үсәчәк әле!” – дип вәгъдә бирде Татьяна Ларионова.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20