Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2017

«Таяну ноктасы»: Бөтендөнья татар конгресы нәтиҗәләре

Узган атнада, массакүләм мәгълүмат чараларында шактый шау-шу уяткан, бөтендөнья татар конгресы 6 –нчы корылтае  үз эшен төгәлләде. Билгеле, әлеге чарага зур игътибар бирелде – Татарстаннан кала, татарлар яшәүче һәр төбәк, өлкә конгресс эшен күзәтеп барды  чөнки ул федераль каналлардан да яктыртылды.

Корылттайда күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе  – федераль үзәк белән килешүнең озайту иде. Әмма, өметләр акланмады, проблема уңай хәл ителмәде. 

Әлеге чарада катншучылар бу мәсьәлә ахыргача хәл ителмәгән һәм аңа нокта куелмаган диеп саный. Республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүгенге көндә төп бурыч  - Рәсәй Федерациясенең һәм аның төбәгенең – Татарстанның конституцияләрен тәртипкә салу икәнлеген ассызыклап узды. 

Форумда шулай ук бөтендөнья татарларын берләштерү, татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре һәм милли-мәдәни автономияне ныгыту сораулары каралды.

Форумның төп нәтиҗәләре нинди соң?

Нәтиҗәләр хакында  бүген «Таяну ноктасы» тапшыруында чакырылган кунаклар һәм спикерлар бәян итәчәкләр. Фәрит Уразаев –татарларның милли -  мәдәни автономия  советы рәистәше , Дамир Исхаков – тарих фәннәре докторы.

 «Таяну ноктасы» тапшыруын бүген ,8 августта “Татарстан – Яңа Гасыр” каналында  19.00 дә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!