Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.04.2017

"Таяну ноктасы" Казахстанның латин графикасына күчүе турында сөйләшә

Күптән түгел генә Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев үз хөкүмәтенә казах язуын кириллицадан латин графикасына күчерү графигын төзергә күрсәтмә биргән. Шуның белән бергә, Назарбаев баштагы вакытта латин графикасы белән бергә кириллица да кулланылачагын билгеләп үткән.

Казахстан 2025 нче елга кирилл хәрефләреннән латин графикасына күчеп бетәргә ниятли. Бу хакта узган ел ахырында Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев илнең бәйсезлегенә 211 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада игълан итте. Мондый үзгәреш дәүләтне кайсы тарафка алып бара һәм аның нәтиҗәләре нинди?

Барлык сорауларга җавапны студия кунаклары эзли: алар арасында галим һәм профессор Хатыйп Миңнегулов, танылган журналист Римзил Вәлиев, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 18 нче апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!