"Таяну ноктасы" социаль челтәрләрдәге "үлем төркемнәре" турында сөйләшә

Чәршәмбе кичендә «Таяну ноктасы» соңгы вакытларда Рәсәйдә берничә яшүсмернең үз-үзенә кул салу очракларына китергән социаль челтәрдәге «үлем төркемнәре» турында әңгәмә оештыра. Социаль челтәрләрдә актив рәвештә баларны үз-үзләренә кул салуга этәрүче виртуаль уен тарала. Яшүсмерләр социаль челтәрләрдә берничә хэштегта бүленәләр, «үлем төркемнәре» Россиядә балигъ булмаганнар арасында үз-үзләренә кул салу очраклары сәбәпчесе булган.
Мәсәлән, гыйнвар ахырында — февраль башында ВКонтакте социаль челтәрендә һәм Instagramда океанда йөзүче «зәңгәр кит», «мине 4:20 дә уят», «мин уенда», «тыныч йорт» кебек хэштеглар белән кит рәсемнәре күренә башлаган. Әлеге төркемгә кергән балаларга биремнәр үтәргә һәм нәтиҗәдә үз-үзенә кул салуга китерергә тиешле уенда катнашырга тәкъдим итәләр.
Социаль челтәрләрдә ачылган «үлем» төркемнәре яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салуга зур йогынты ясыймы? Аларга каршы ничек көрәшергә? Кул салу очраклары яшүсемрләр арасында ни өчен ешрак очрый? Сорауларга җавапны студия кунаклары эзли: танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, яшьләр эшләре буенча җаваплы белгеч Ләйсән Төхвәтуллина, психолог Айсылу Нәгыймова.
Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 12 нчы апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат