Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2017

"Таяну ноктасы" тапшыруы Илфак Шиһапов истәлегенә багышлана

Дүшәмбе «Таяну ноктасы» тапшыруы Илфак Шиһапов истәлегенә багышлана. Күпкырлы иҗат эшчесен дуслары һәм якыннары бары яхшы яктан гына бәяләде. Ток-шоуда продюсерның иҗатына гына игътибар итеп калмыйча, аның тормышы турында да сөйләрләр.

Студиягә журналистны якыннан белгән дуслары һәм хезмәттәшләре җыелган: Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла, «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, танылган язучы һәм журналист Марат Кәбиров, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, продюсер Рифат Фәттахов, танылган журналист Данил Сәфәров.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 5 нче июнь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!