Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

"Таяну ноктасы" яклауга мохтаҗ балалар турында сөйли

Пәнҗешәмбе "Таяну ноктасы" 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган махсус чыгарылыш әзерли. Ток-шоуда әңгәмә үзәгенә "Яклауга мохтаҗ балалар" темасы алына.

Тапшыруда физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга гаиләдәге тәрбиянең ничек оештырылуы һәм җәмгыятьтәге караш формалашу проблемасы ачыклана. Яклауга мохтаҗ балаларга игътибарны арттыру турында үз фикерләрен студия кунаклары җиткерә: "Апрель" тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Резеда Ханнанова, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, танылган алып баручы һәм журналист Айсылу Лерон, танылган җырчы Миләүшә Сафина. Соңгы ике кунак физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар турында шәхси тәҗрибәләреннән чыгып фикер алышалар.

Бала, гадәттә, үзен-үзе якларга сәләтле түгел, әмма, һәрбер кеше кебек үк, баланың да шәхси хокуклары бар. Аларның үтәлү-үтәлмәвенә аеруча игътибар бирелергә тиеш. Шуңа да иҗтимагый, дәүләт оешмаларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының гаилә һәм бала хокукларын яклаудагы роле темасы түгәрәк өстәлләрдә бик еш күтәрелә. Халыкара балаларны яклау көнендә "Таяну ноктасы" кимчелекле өлкәгә кагылышлы сорауларны киметә алырмы? Моны сез 1 нче июнь кичендә ток-шоуны карап белә аласыз.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 1 нче июнь, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!