Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.04.2017

“Таяну ноктасы” юл йөрү кагыйдәләрендәге соңгы үзгәрешләрне өйрәнә

Дүшәмбе кичендә «Таяну ноктасы» юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән соңгы үзгәрешләр турында әңгәмә кора.

Студиянең кунаклары: Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ юл куркынычызлыгы идарәсенең пропаганда бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Хәйдәр Җиһаншин, «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз, ТР Дәүләт Советы депутаты, полиция генерал-майоры Рафил Ногманов, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Рөстәм Гайзуллин, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова, танылган алып баручы Нур Алиев. Алар яңа үзгәрешләргә үз карашларын җиткерәләр, шулай ук мәсьәләнең уңай һәм тискәре якларын эзләп карыйлар.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Россия Хөкүмәте юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Яңа кагыйдәләр машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүле һәм велосипедчыларга да кагыла.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 17 нче апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин