Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.01.2015

Төбәк башлыклары азык-төлек базарындагы вазгыятьне контрольда тотарга тиеш - Путин

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына азык-төлек базарындагы вазгыятьне контрольда тотуны, бәяләр кискен арткан очракта, вакытында чара күрүне йөкләде. 

"Безнең стратегик максатлар элеккечә кала: икътисад үсешенең югары тизлеген, нәтиҗәлелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны тәэмин итү. Без, икътисади, финанс суверенитетын ныгыту хисабына, тышкы факторлар басымын җиңәргә тиеш", - дип белдерде дәүләт башлыгы төбәк җитәкчеләре семинарында. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ил президенты билгеләп узганча, Россия тулаем һәм Россия икътисады, һичшиксез, дөнья икътисадының аерылгысыз өлеше булып калырга тиеш, әмма кайбер төп, суверенитет тәэмин итүче факторлар буенча күп нәрсәне үзгәртү зарур. Путин искәртеп узганча, вазгыятьне тотрыклыландыру өчен, Россия Хөкүмәте тарафыннан икътисадны һәм социаль тотрыклылыкны үстерүне тәэмин итү буенча беречне чираттагы чаралар планын эшләнгән һәм хупланган. "Аны тормышка ашыруга шактый акча бүленә - алар икътисадның "кан әйләнеше системасы" саналган банкларга өстәмә капитал бирүгә, аграр һәм сәнәгый комплексларга ярдәмгә, хезмәт базарларын тотрыклыландыруга юнәлдереләчәк. Азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар базарларындагы хәлләр торышына аерым игътибар биреләчәк. Вакытында чаралар күрү өчен, вазгыятьне даими күзәтеп торуыгызны сорыйм. Без сезнең белән бәяләр арту хакында бик яхшы беләбез һәм бик еш кына тышкы мохиттәге хәлләр без биредә күзәткән бәяләр үсеше өчен сәбәп булмый. Берәүгә дә спекуляция белән шөгыльләнергә юк куярга ярамый", - дип ассызыклады РФ Президенты.

Аның сүзләренчә, Россиянең һәр субъекты, 2008-2009 еллардагы кебек, үзләренең кризиска каршы планнарын эшләргә тиеш. Ул губернаторларга командаларын катгый эш режимына күчерүне һәм идарә сыйфатын тамырдан үзгәртү өчен чаралар күрүне йөкләде.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20