Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2017

Төбәкләрдә инвалидларга техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пункты пәйда булачак

Россия төбәкләрендә тернәкләндерү үзәкләре һәм медицина оешмаларында инвалидларга техник тернәкләндерү чараларын прокатка бирү пунктлары пәйда булачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Григорий Лекаревка сылтама белән «Известия» язып чыкты.

Андый пунктлар Мәскәү, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә пәйда булган да инде. Нигездә, инвалидлар өчен кресло-арбаларга ихтыяҗ зур икән. Экспертлар исәпләве буенча, Россиядә 700 меңләп кеше инвалид арбасы ярдәмендә генә хәрәкәтләнә ала.

Әлеге хезмәт тернәкләндерү чараларын тиз генә ала алмаучыларга, үзенеке ремонтка тапшырылган очракта һәм имгәнүләрдән, төрле авырулардан соң кирәк булырга мөмкин, диелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!