Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Төбәкләргә мәктәп автобуслары һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен акча бүлеп бирелә

Россия Хөкүмәте үз резерф фондыннан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына төбәкләргә 1 мең ашыгыч ярдәм машинасы һәм 1,5 мең мәктәп автобусы сатып алу өчен 6 миллиард сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы карар бүген Россия Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган, дип хәбәр итә ТАСС.

«Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына төбәкләргә 1 меңнән дә ким булмаган ашыгыч ярдәм машинасы һәм 1,5 меңләп мәктәп автобусы сатып алу өчен хөкүмәтнең резерв фондыннан 6 миллиард сум акча бүлеп бирелә», — диелә документта.
Әлеге акча 2017 елда Россия Федерациясенең социаль-иктисади тотрыклы үсешен булдыру максатындагы чараларны тормышка ашыру кысаларында бирелә. Исегездә булса, илнең Премьер-министры Дмитрий Медведев хөкүмәтнең мәктәп автобуслары һәм ашыгыч ярдәм машиналары өчен 6 миллиард сум акча бүлеп бирү планнары хакында узган атнада җиткергән иде инде.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин