Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Түбән Кама театрлары яңа спектакльләр кую өчен дәүләттән акча алачак

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры дәүләт хисабына «Бирнәсез кыз», «Сихерче», «Карурман аша» спектакльләрен сәхнәләштерәчәк. «Кече шәһәр театрлары» проектына Түбән Каманың Яшь тамашачы театры да керде, дип хәбәр итә Түбән Кама матбугат хезмәте.

Татарстан театрлары федераль казнадан — 24,5 млн сум һәм Татарстан бюджетыннан 3 млн сумга якын акча алачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Бердәм Россия» партиясе проекты кысаларында Россия театрлары 414 яңа сәхнә әсәре куя алачак. Коллетивларга спектакльләр өчен сәхнә җиһазлары, костюмнар, декорацияләр булдыруга акча бүлеп бирелә.

Киң тамашачыга театрлар, иҗади коллективлар турында күбрәк мәгълүмат җиткерү һәм спектакльләрне карау мөмкинлеге тудыру өчен, YouTube-каналы ачылды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера