Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.09.2017

Түбән Новгород өлкәсендә татар хатын-кызлары җыены уздырыла

22 нче сентябрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны өлкәнең милли-мәдәни төбәк татар автономиясе оештыра, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына автономия вәкиле Əлфия Алтынбаева. 

Аның сүзләренчә, җыенда татарлар күпләп яши торган район һәм шәһәрләрдән актив хатын-кызлар җыелачак. Барлыгы 100 гә якын кеше чакырулы. Шулай ук фольклор ансамбль коллективлары җитәкчеләре, якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә катнашачак. Җыенның төп өлешендә "Татар поэзиясендә ана һәм хатын-кыз образы" темасына түгәрәк өстәл узачак. Анда шагыйрә Шәмсия Җиһангированың да катнашуы көтелә. Җыен азагында иң актив хатын-кызларны бүләкләячәкләр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»