Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.05.2015

Түбән Новгород өлкәсендә юлда транспорт һәлакәтенә очраган Казан автобусының 17 пассажиры хастаханә озатылган

Түбән Новгород өлкәсендә Казаннан Санкт-Петербургка каратэ буенча ярышларга балаларны алып барган пассажир автобусы һәлакәте урыныннан 17 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

“17 кеше Түбән Новгород өлкәсе дәвалау учреждениеләренә озатылган: 9 бала һәм 1 өлкән кеше - Түбән Новгород өлкәсе балалар клиник хастаханәсенә, 5 өлкән кеше - Н.А.Семашко исемендәге Түбән Новгород өлкәсе клиник хастаханәсенә, 2 өлкән кеше - Кстово үзәк хастаханәсенә”, - дип белдерелә хәбәрдә.  

Искәртеп үтик: бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус “МAN” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән. 51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосага чыккан, дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, 12-13 яшьлек кыз һәм ике өлкән кеше үлгән.

Зыян күрүчеләрнең туганнары өчен “кайнар линия” телефоны эшли: 8-800-775-17-17.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20