Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2017

Театр труппасы җитәкчесе дүшәмбе кичен телеканалда үткәрә

Унынчы апрельдә “Вечерняя игра” тапшыруы студиясе кунагы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан яшь тамашачы театр труппасы җитәкчесе Любовь Лукина була.

Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ) – Казан шәһәрендә эшләүче дәүләт театры. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен рус телендә тамашалар куя. Театр югары һөнәри режиссурасы һәм артистларның талантлы уены белән аерылып тора. Биредә Н. Басин, Марсель Сәлимҗанов, В. Голиков, Ф. Григорьян, Л. Верзуб, Ю. Погребничко, Б. Цейтлин, Г. Цхирава, В. Чигишев кебек данлыклы режиссерлар эшләгән.

Труппа җитәкчесе белән “Вечерняя игра” тапшыруын бүген, 10 нчы апрель, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 22:10 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера