Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.07.2017

Театраль Сабан туеның көрәш батыры “Манзара” тапшыруында кунакта була

Пәнҗешәмбе иртәсен «Манзара» тапшыруы Сабан туе батыры белән каршыларга уйлаган. Гади Сабан Туе хакында сүз бармый. «Кайсы Сабан туе гади генә уза соң?» дигән сорау тугандыр сезнең күңелдә. Җавап бик гади: сүз республиканың төрле театрлары өчен махсус рәвештә оештырыла торган театраль Сабан туе турында бара. Быел ул Саба районының Лесхоз авылында үтте.

20 нче июль иртәсендә «Манзара» үз студиясендә театраль Сабан туе -2017 батыры Юрий Чуктиевне көтә. Искәртеп узыйк, театраль Сабан туеның абсолют батыры булып «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар труппасы актеры Юрий Чуктиев калды. Батырга җиңү өчен кер юу машинасы, ә Президент бүләге буларак автомобиль бүләк ителгән.

Батыр үзенең җиңү серен нәрсәдә күрә һәм театр сәхнәсендә яңадан-яңа персонажларны гәүдәләндерүдә Юрийга чын батыр образы ярдәмгә килерме?

Көрәшле һәм бәйрәмчә Сабан туе «Манзара"сын пәнҗешәмбе, 20 нче июль, 6:00 сәгатьтән карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Ахыргы хәбәрләр

Программа Мин