Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2016

Театрга чират торучы юк, безгә аквапарк кирәк! - Чаллы халкы, аквапарк сорап, имза җыя

Яр Чаллы яшьләре шәһәрдә төзергә ниятләнгән яңа театр урынына аквапарк төзүне тели. Шушы таләп белән алар Интернет челтәрендә петиция урнаштырган һәм аны Чаллы мэрына юлларга җыена. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә үтенеч хаты язган Чаллы егете, “Челнинская водная компания” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәре Марсель Җамалиев хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, шәһәрдә аквапарк төзелүгә 1003 кеше теләк белдергән. Петицияне өч көн эчендә 250 кеше имзалаган. “Беренче бусага үтелде. Тагын 500 ләп кешенең кул куюы кирәк”, - ди Марсель.

Әңгәмәдәш Чаллыда яңа татар театрын “Колизей” бинасы базасында төзергә җыенулары турында әйтте. “Колизей” элек яшьләр клубы булган. “Ул театрны әзер бина базасында төзергә ниятлиләр. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары төзелешкә 440 млн сум акча кертү планлаштырылганы турында яза. Финанс акчаларының кая киткәнен беләсебез килә. 440 млн сум ул артык зур акча дип саныйбыз. Бинаны сатып алу өчен, 190 млн сумны шәһәр юнәлдерергә ниятли, 250 млн сумны республика бюджеты бирәчәк диләр”, - дип сөйләде Марсель Җамалиев.

“Бездә “Мастеровые” рус театры, татар театры бар. Чаллыда шулкадәр театрга чират торалар, нык зур ихтыяҗ бар дип санамыйм. Чаллы бит ул – яшьләр шәһәре. Безгә аквапарк бик кирәк”, - диде Марсель Җамалиев. Ул Татарстанның Җәмәгать палатасына да хат белән мөрәҗәгать иткән. “Хатым теркәлгән, хәзер җавап көтәм”, - ди ул.

Марсель Җамалиев сүзләреннән аңлашылганча, Чаллыда аквапарк төзүдә аяк чалучылар да булырга мөмкин. “Казан аквапаркны Чаллыда төзеттермәячәк дип тә сөйлиләр. Имеш, алар финанслауны, клиентларын югалтачак. Янәсе, аннары безнең яклардан аларга бармаячаклар. Без Казанга йөрибез йөрүен, тик бөтен кешенең дә Казанга барырга мөмкинчелеге юк бит. Монда бит Чаллы гына түгел, күрше Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре дә бар. Шуңа күрә бу зона халкы Чаллыда аквапарк булу яклы. Ул Казандагы “Ривьера” кебек зур булмаса да ярый”, - дип белдерде Марсель. Ул Испаниядән минималь процент белән кредит хисабына аквапарклар төзелеше белән шөгыльләнүче инвесторлар булуын да әйтте. “Алар Уфада, Йошкар-Олада аквапарк төзегәннәр”, - диде әңгәмәдәш.

Марсель әйтүенчә, бүген шәһәрдә балалар белән барырлык уен таучыклары, бассейны булган бер генә урын да юк “Үзәк яр буенда чиста комы, ятаклары булган пляж бар, анысы да түләүле. Керү бәясе 100 сум, анда хәтта үз эчемлегең белән дә керергә ярамый. Ә үзләрендә бәяләр бик кыйбат”, - дип зарын җиткерде Җамалиев.

Петицияне имзалаучылар арасында Марсель белән теләктәш булганнар байтак.

- Казан аквапаркына йөрергә мөмкинлек юк. Бездә дә аквапарк булса, шәп булыр иде!

- Бездә театрлар җитәрлек. Чаллы – яшьләр шәһәре. Җәйге челләдә рәхәтләнеп аквапаркка барыр идек, пляжларда еш кына пычрак, чүпле. Аквапарк булса, ул керем дә китерер иде. Анда бит яшьләр генә йөрми, дәвалау процедуралары булса, олырак яшьтәгеләр дә йөриячәк. Кыскасы, ял өчен сайлау мөмкинлеге бик сай.

- Чаллы үсә, киңәя бара, анда аквапарк, һичшиксез, булырга тиеш!

- Чаллыга төрле яклап үсәргә кирәк. Театрлары бар, хәзер аквапарк кирәк!

- Казан аквапаркына барырга мөмкинлегем юк. Өч бала белән бару бик чыгымлы.

- Театрлар алар яхшы инде, тик нәни чаллылыларга актив ял итү урыны кирәк! Аквапарк гаилә белән ял итү өчен бик шәп урын булыр иде! - кебек комментарийлар бар.

Яр Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә аквапарк төзелеше турында мәсьәлә каралмый. Башкарма комитетка да мондый ял һәм күңел ачу үзәге төзү буенча инвесторлардан проектлар кабул ителмәгән. “Чаллыда татар драма театры бинасын төзү яки реконструкцияләү мәсьәләсе берничә елдан бирле күтәрелә. Бу максатларга “Колизей” күңел ачу комплексы бинасы күздә тотыла, тик әлегә ул сатып алынмаган. Татар драма театры өчен объектны шәһәр үз акчасына сатып алырга ниятли”, - дип белдерделәр Чаллы мэриясе матбугат хезмәтендә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20