Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.11.2017

Теләче авылларында “Агыла моңнар туган якта” халык иҗаты сәнгать фестивале концертлары уза

Теләче авылларында “Агыла моңнар туган якта” дип исемләнгән халык иҗаты сәнгать фестивале концертлары үткәрелә. Аның чираттагылары Кече Мирәтәк һәм Олы Нырсы мәдәният йортында узды, диелә район газетасында.

Фестивальнең максаты - Нигезләмәдә әйтелгәнчә, халкыбызның онытыла барган бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен, йолаларын хәтердә яңарту, саклау һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү, җырлы-биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту, горурлык һәм ихтирам хисләре тәрбияләү булып тора. Шулай булганда гына халкыбыз мәңге үлмәс, теле, дине, мәдәнияте яшәр. Кече Мирәтәктә авыл үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән “Әбием сандыгы”, Олы Нырсыдагы “Язны каршы алу” кебек фольклор күренешләрендә әнә шул изге максат күздә тотылган да. Дөрес, Кече Мирәтәктә күрсәтелгән күренеш бер артистлы театрны хәтерләтте. Эпизодик өлештә генә катнашып алган Руфинә Низамиева белән ике авыл апасын исәпкә алмаганда, төп рольдә уйнаган Фәүзия апа Якупова фольклор күренешне берүзе “ерып” чыкты. Афәрин, Фәүзия апа! ”Җиңүчене хөкем итмиләр” дигән гыйбарә нәкъ сезнең кебекләр турында әйтеләдер дә инде. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, алда узган ике фестивальдә Кече Мирәтәк үзешчәннәре катнашмады. Күрәсең, туган авыл өчен җан ату, горурлык кебек хисләр уянып җитмәгән, оешу-оештыру мәсьәләләренә салкын караш булгандыр. Баксаң, чынлап еласаң сукыр күздән дә яшь чыга икән. Мирәтәклекләр фестиваль өчен җыйнак кына, матур концерт хәзерләгәннәр. “Өстәмә номерларыбыз да бар иде. Концертыбыз озынга китәр, тамашачыларыбыз ялыгыр дип курыктык”, - дип калды Кече Мирәтәк үзешчәннәре. Концертта чыгыш ясаган үзешчән җырчылар сеңелле-абыйлы Рузалия һәм Камил Борһановлар, Рауза Низамиева, Фирания Садриева, гармунчылар – Фәннур һәм Миннехатыйп Галимҗановлар, Айрат Зарипов һәм Фәннур Вәлиевларның тамашачыларнының күңеленә хуш килде, аларның көчле алкышларына лаек булды.

Олы Нырсы мәдәният йортында күрсәтелгән “Язны каршы алу” йоласы бик күпләргә өлге, минемчә. Күренештә катнашкан артистларның да башкару осталыгы да бик югары.Шулай булмыйни?! Күренештә бит, Нурания Гыйльметдинова, Мөхлисә Дәүләтгәрәева, Фәнил Гәрәевләр кебек шушы төбәктә һәм районда гына түгел, республика сәхнәләрендә дә балкыган үзешчәннәр уйнады. Менә дигән эчтәлек, менә дигән башкару осталыгы!

Аырым башкаручыларга килгәндә, алар да күп һәм төрле иде. Мөгаен, иң элек бик күп мәдәни чараларның күрке булган әниле-кызлы Миләүшә һәм Нурания Гыйльметдиновалар һәм әниле-кызлы-уллы Елена, Ландыш һәм Артур Сабировлар гаиләсен билгеләп узарга кирәк. Бу юлы да аларның чыгышлары зур алкышлары лаек булды. Миләүшә белән Нурания Гыйльметдинова башкарган “Кызлы риваять” әсәрен бер генә тамашачы да тыныч күңел тыңлый алмагандыр. Әлеге әсәрдә берничә гасыр элек шушы төбәктә булган бер фаҗигале, тетрәндергеч мәхәббәт тарихы сурәтләнә. Әниле, кызлы һәм уллы Елена, Ландыш һәм Артур Сабировалар башкарган җырлар һәм Ландыш җиткергән шигъри аһәңнәр күңелгә бары җиңеллек белән нәфислек кенә өстәде. Шөкер, җырчы башкаручылар күп бу төбәктә. Нурзия Минһаҗева, Алмаз Зәкиев, Артур Сабиров, Илшат Сәләхиев һәм Энҗе Сәләховаларны без байтактан күреп, ишетеп беләбез. Алар кечкенәдән сәхнәдә үсте дисәк, һич ялгыш булмас.Йөргән таш шомара дигәндәй, егет-кызларның башкару осталыклары да сөбханалла, бер үк күз генә тия күрмәсен үзләренә. Алар артыннан яшь башкаручылар – Айнур Гиниев, Салават Мөбинов кебек яшь талантлар үсеп килә. Салаватны фестиваль ачышы дисәк тә ярый. Моңарчы авылдашларының аны гитарада уйнап, җырлаганын күргәне булмагандыр. Халкыбыз җырларын да, эстрада җырларын да бер кимәлдә башкарган Айнурга исә зур иҗат юлы юрыйсы килә.Нәфис сүз осталары Альберт Әхмәтшин, Әлфия Сәләхиеваларның да чыгышы фәкать мактауга лаек. Халык үзләрен тын да алмыйча тыңлады. Тамашачы белән шыгрым тулы залда узган концертны “Мизгел”кызлар бию коллективы белән “Нырсуар” вокаль ансамбле чыгышлары да бизәде. Быелгы концерт узган елгысына караганда бик оешкан төстә узды. Узган ел мәдәният йортына директор булып эшкә килгән, концертта үзе дә бик матур итеп, “Авылым көйләре” җырын башкарган Зилә Хәсәнованың авылдашлары, жюри алында да йөзе ак калды, диелә район басмасында.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20