Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

Теләчедә өлкәннәрне хөрмәтлиләр

Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда ел саен төрле чаралар үткәрелә. Бересе көнне авыллардагы өлкән буын вәкилләренең күңелен күрсәләр, Теләче авылы өлкәннәре 2 октябрьдә район мәдәният йортына җыйналды, дип хәбәр ителә «Теләче» газетасында.

Бәйрәм концерты башланыр алдыннан өлкән буын вәкилләре иң элек фойеда урнашкан өлкәннәребезнең кул эшләреннән торган күргәзмә белән танышты. Оештыручылар Кече Мирәтәктән Зәкия Гаффарова, Үзәк бистәсеннән Рая Куликова, Югары Кибәхуҗадан Наҗия Фәттаховаларның быел аеруча актив катнашуын билгеләп узды. Бу көнне сораулары булганнар төрле оешма-предприятие җитәкчеләренә үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча да мөрәҗәгать итә алды. Соңыннан алар районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карарга залга узды. Өлкәннәребезне иң элек район башлыгы Илдус Зарипов сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. — Сезнең - кадерле әти-әниләребез, абый-апаларыбыз, әби-бабаларыбызның - тормыш тәҗрибәгез зур. Шуңа да мөһим эш башлар алдыннан без сезнең киңәшкә таянабыз. Өлкәннәребезнең фатихасы белән башкарылган эшләр хәерле була. Сезгә киләчәктә дә исәнлек, ныклы сәламәтлек, тынычлык телибез, — диде ул.

Район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Гиниев та: — Бу залда авырлыкларны җиңеп, бүгенге тук, матур тормышны булдыруга күп көч куйган кешеләр утыра. Без сезнең алда бурычлыбыз. Алга таба оныкларыгыз янәшәсендә куанып яшәргә язсын, — дип, өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлады. Ә залда утыручылар һәр әйтелгән җылы сүзгә куанып, кул чабып утырды.
диелә район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера