Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2017

Теләчедә районкүләм ифтар булып узды

«Туган авыл"кафесында Рамазан аенда районыбызда үткәрелә торган традицион ифтарларның тәүгесе булып үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре химаясына үткәрелгән ифтарга районыбыз җитәкчеләре, ветеран җитәкчеләр, авыл имамнары, фермерлар һәм диндар яшьләребез чакырулы иде дип хәбәр ителә «Теләче» газетасында.

Районкүләм беренче ифтар һәм изге Рамазан ае белән аларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, райоыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Төркиядән килгән дин кардәшләребез, Корьән хафизлар Гали Бәрдәк белән Гобәйдулла Буздуман котлады. Тәүгеләре моңлы азан әйтеп җаннарыбызны айкаса, Рөстәм хәзрәт белән Исмәгыйль хәзрәт тәэсирле вәгазь укып, күңелләргә дини гыйлем өстәде. Ифтарга килүчеләр имамнарыбызның чыгышын игътибар белән тыңлаганнан соң бергә намаз укыдылар, авыз ачтылар, диелә район хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!