Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.09.2016

Теләчедә уку алдынгыларына, җәйге каникулда эшләгәннәргә бүләкләр тапшырылды

1 сентябрь - Белем көнендә, илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Теләче урта мәктәбендә дә бәйрәм тантанасы узды. Мәктәп директоры Раил Нәҗипов укучыларны, килгән кунакларны, укытучыларны Белем көне белән тәбрик итеп, уку алдынгыларына истәлекле бүләк тапшырды, дип хәбәр итә tulachi.ru.

Чарада катнашкан район җитәкчеләре дә балаларга укуларында уңышлар теләде. Бу көнне җәйге каникул вакытында хуҗалыкларда эшләгән укучылар да билгеләп үтелде. Аларга оешма җитәкчеләре акчалата бүләк тапшырды. Белем бәйрәме концерт номерлары белән үрелеп барды.

Бу уку елында Теләче урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка 68 бала керә. 11 нче сыйныфны 33, ә 9 нчы сыйныфны 36 укучы тәмамлаячак.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20