Теләчедә яшьләр өчен зур спорт фестивале узды

Теләче стадионында спорт наркотикларга каршы дигән исемдә яшьләр өчен зур спорт фестивале булып үтте, дип яза район газетасы.
Татарстан Республикасы Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы кыршында эшләп килүче яшьләр хәрәкәтен үстерү буенча төбәкара үзәк белән районның «Олимп» яшьләр үзәге тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы теләктәшлеге белән үткәрелгән фестивальдә йөздән артык яшь райондашыбыз катнашты.
Алар арасында студентлар да, социаль актив райондашларыбыз да, укучы һәм эшче яшьләр дә бар иде. Чараны уздыручыларга районыбыз волонтерлары да бик теләп булышты. Фестивальне тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Артем Галеев һәм Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гыйниятуллин ачып җибәрде.
Фестивальнең максаты — яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, 16 яшьтән 30 яшькәчә булганнар арасында наркотикларга каршы көрәш һәм кисәтү чаралары алып бару. Кызганыч, илдә наркотикларның таралышы белән бәйле вәзыять элеккечә киеренке булып кала бирә. РФ Куркынычсызлык хезмәте секретарк Николай Патрушев әйтүенчә, соңгы елларда теркәлгән саннар буенча, «балигъ булмаганнар арасында наркотиклар, куллануның шактый күпкә, төгәлрәк әйткәндә, 60 поцентка кадәр артуы» борчылырга мәҗбүр итә. Дөрес, республикабызда хәлләр ул кадәр үк начар түгел. Әмма бу тынычланырга ярый дигән сүз түгел. Район үзәк хастаханәсе наркологы Әсгать Ихсанов белдергәнчә, Узган гасырның 90 нчы еллар азагында, 2000 нче еллар башында республикада, шул исәптән районда героин һәм аңа бәйлелектән интегүче балигъ булмаган яшьләр күп булган.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина