Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2016

Теләчедән Мөхәммәтхановлар Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында лауреат булды

Теләче районының Шәтке авылыннан Мөхәммәтхановлар гаиләсе ансамбле Казан шәһәрендә үткән “Сәнгатькә чикләр юк” I Россиякүләм иҗади гаиләләр фестиваль-конкурсында уңышлы гына катнашып кайтты. Рафил белән Гөлгенә Мөхәммәтхановлар һәм аларның уллары Айсаф, Альмир, Айбулат сәхнәдә уен кораллары белән татар халык көйләренә тезмә башкарып, конкурсның инструменталь жанрында "Музыкаль гаилә" номинациясендә лауреат дипломына лаек булдылар, диелә “Теләче” газетасы хәбәрендә.

Фестиваль-конкурс Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният институты тарафыннан оештырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20