Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2017

Telegramны эшләүчеләр программа чикләүләрен читләтеп үтү юлларын эзли

Telegramны эшләүчеләр Россия территориясендә программага чикләүләр куелган очракта, моны читләтеп үтү юлларын эзли. Бу хакта компания каналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Компания җитәкчелеге бу берничә кликта эшләнәчәк, һәм барлык кеше дә моны булдыра алачак дип вәгъдә итә.

Моңа кадәр Роскомнадзор башлыгы НТВ телеканалына интервьюда Telegram «террористлар өчен төп аралашу каналларының берсе» дип белдерде. Ә «хатларны» шифрлау махсус хезмәтләргә моның белән көрәшергә комачаулый.

Шуннан соң Россия мессенджерлары вәкилләренең берничәсе Telegramның эше туктатылу мөмкин дигән сүзләр таралгач, үз проектларының популярлыгы артуын билгели.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Ахыргы хәбәрләр

Программа Мин