Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.12.2017

Телевизор эчендә узган гомер тасвирлана

Чәршәмбе кичендә “ТНВ-Планета” телеканалы “Ватандашлар” циклын тәкъдим итә. Чираттагы чыгарылыш Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сценарист-режиссер Әхтәм Зарипов эшчәнлегенә багышлана.

Сәнгать эшлеклесенең дөньясын китаплар баета, ә елъязма-фотосурәтләр аларны бизи. Ул иҗат белән яшәү утын дөрләтә. Сәнгатькәр 1935 нче елның 15 нче августында Башкортстанның Илеш районы Таҗи авылында дөньяга килә. 1961 нче елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм шуннан соң Татар академия театрында эшли башлый. 1972 нче  елда Казан телестудиясенә режиссер булып китә. 1984–1992 нче  елларда шунда баш режиссер булып эшли.

Әхтәм Зарипов үзенең бер интервьюсында китап укырга яратуын һәм өстәлендә еш тоткан китаплары турында сөйли: “Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романын бик еш алам кулыма. Автор монда татарлар тормышының эченә кереп язган. Ул минем өстәл китабым дип тә әйтә алам. Иң яраткан язучым - Антон Чехов. Аның исә әсәрләрен кыска, әмма шул ук вакытта тирән мәгънәле итеп язуы ошый”. Сәнгать эшлеклесе әдәбиятка аеруча гашыйк икән.

Чәршәмбе, 6 нчы декабрь, “ТНВ-Планета” телеканалында “Ватандашлар” циклының Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зариповка багышланган чыгарылышын 18:20 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»