Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2017

Телевизор караучыларны "Манзара" күптөрле дәвалау ысулларына өйрәтергә уйлый

Пәнҗешәмбе иртәсендә «Манзара» тапшыруы үзенә күрә бер дәвалау көне уздыра. Гади генә чыгарылыш түгел, чөнки кунакка төрле дәвалау ысулларын төптән һәм җентекләп өйрәнгән белгечләр килә. Белгән ысулларын кунаклар телевизор караучыларга да күрсәтергә һәм өйрәтергә уйлыйлар.

Дәвалау ысуллары төрле чараларга корыла һәм аларны өйрәнү кеше сәламәтлеген кайгыртуга беренче адым исәпләнә. Күркәм «Ярдәм» мәчетенең имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Миңгәрәев, мисал өчен, актив нокталар аша ничек дәваларга кирәк булуын телевизор караучыларга да өйрәтә. «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруларының даими кунагы психолог Айсылу Нәгыймова бу юлы тактиль аралашуның, сәламәтлекне кайгырту өлкәсеннән чыгып караганда, зыянлы яклары турында сөйләп узарга җыена. Бөтенләй яңа ысул диярсез сез, ләкин тавыш белән дәвалау остасы Гүзәл Хәмидуллина дәвалауның бу төренә күптән ияләнгән һәм күнеккән белгеч. Аның ягымлы һәм тынычландыргыч тавышы нинди авырулардан дәвалый һәм дәвалау вакыты күпмегә сузыла? Кызыклы сорауларга җавапны сез «Манзара» тапшыруының пәнҗешәмбе чыгарылышын карап белерсез.

Тапшыруны 13 нчы июльдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз. Манзара — һәр иртәдә, һәр йортта, һәр йөрәктә!

Һәр иртәне «Манзара» тапшыруы белән каршылагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!