Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2015

Теннис буенча “Казан Кремле кубогы” старт ала

16 нчы марттан Идел буе спорт һәм туризм академиясенең спорт объектларының берсендә – Казанның Теннис академиясендә ир-атлар арасында теннис буенча киңкүләм ярышлар башлана. “Казан Кремле кубогы-2015” турнирында дөньяның 60 тан артык иң көчле теннисчысы катнашачак.

Ярышларда беренче ракеткага “Казан Кремле кубогы-2014” җиңүчесе, чыгышы белән Казаннан булган төрек егете Марсель Илхан (АТР халыкара теннис оешмасы рейтингында 77 нче) дәгъва итә. Турнир таблицасында икенче булып Россия теннисчысы - Дэвис Кубогында катнашкан, Казанда 2013 нче елгы Универсиадада җиңгән Андрей Кузнецов (82 нче) бара. Ярышларның төп сеткасында Россия данын шулай ук Дэвис Кубогында катнашкан Евгений Донской (156 нчы) һәм узган елгы турнирда парлы разрядта көмеш призер булган Константин Кравчук (185 нче), Казандагы челленджерлардагы даими катнашучылар Аслан Карацев (208 нче) һәм Антон Зайцев (364 нче) яклаячак. Ярышларның төп призы өчен Казан тамашачысына яхшы таныш эстонлы Юрген Цоп (158 нче) һәм поляк Михаил Пресижны (149 нчы) көч сынашачак.

Иртәгә, 17 нче мартта сәгать 11 дә, Казанның Теннис академиясендә спортчылар Андрей Кузнецов, Марсель Илхан, ТР Теннис федерациясе вице-президенты, Казанның Теннис академиясе директоры Равил Ногманов һәм ярышларның баш хөкемдары Карл Болдуин катнашында матбугат конференциясе узачак.

Турнир 23 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Квалификацион этап 14-15 мартта төгәлләнгән, дип хәбәр итә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20