Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2017

Тәгәрмәчле транспорт чараларына өстенлекле кредит һәм лизинг программасы озайтылды

Россия Федерациясе Хөкүмәте тәгәрмәчле транспорт чараларына льготалы автокредит һәм лизинг программасын 2017 елга да озайтты. Шул хактагы карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бастырылды, дип яза ТАСС агентлыгы.

Программаны тормышка ашыру буенча шартлар 2016 елдагы кебек үк калдырылган. Һәр программа өчен дә гомуми финанс күләме 10 миллиард сум тәшкил итә. Льготалы автокредит схемасы буенча 350 меңнән дә ким булмаган автомобиль сатарга ниятлиләр. Ә өстенлекле лизинг буенча 41,5 меңнән аз булмаган берәмлек техника үз хуҗасын табарга тиеш.

Әлеге программа автомобиль җитештерү һәм сату тармагында тотрыклылык булдыру, авотмобиль җитештерүдә эшчеләрнең хезмәт белән мәшгульлеген саклауны һәм кредитка автомобиль сатып алу өчен уңайлы шартлар тудыруны максат итеп куя.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин