Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2016

Тинчурин театрында Равил ага Тумашевның рухы яши һәм яшәячәк – директор Ф.Мөсәгыйтов

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, 1963-1985 елларда Республика дәүләт күчмә театрының (хәзерге Тинчурин театры) баш режиссеры булып хезмәт куйган Равил Рәхим улы Тумашев исемен мәңгеләштерү максатыннан, сәнгатькәрнең портретын ачу тантанасы уздырылды. Тантанада шушы театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов, артистлар, Равил аганың балалары Ләйсән һәм Айдар, бертуган сеңлесе Зөмәрә ханым, гаилә дуслары галимнәр Нумөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовлар, гомумән, җәмәгатьчелек катнашты.

Искәртеп үтик: дәһшәтле сугыш юлы кичкән, театр тормышында якты эз калдырган Равил Тумашев 2016 елга керү белән, 2 гыйнварда, каты авырудан соң, бакыйга китеп барды. Быел 21 апрельдә аңа 93 яшь тулган булыр иде...

Портретны ачканчы, чарага җыелучылар Равил ага турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты. Анда әлеге шәхеснең К.Тинчурин исемендәге театрның сугышта катнашкан бердәнбер ветераны, шулай ук бердәнбер Тукай бүләге иясе булганлыгы турында искәртелде. Равил Тумашевның 90 яшьлек юбилее уңаеннан төшерелгән телевизион тапшырудан өзек күрсәтелде.

Директор Фәнис Мөсәгыйтов чарада катнашучыларны сәламләп, Равил Тумашевны искә алырга килгәннәргә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, режиссер белән эшләү, аралашу җан рәхәте биргән. “Равил ага укымышлы, итәгатьле, бервакытта да кешегә каты бәрелми торган шәхес булып истә калды. Халык Равил ага турында күбрәк белергә тиеш. Аның эшчәнлеге, тормышы турындагы мәгълүматны, истәлекләрне яшь буынга тапшыру – зур бурыч. Безнең театрда Равил аганың рухы бүгенгәчә яши һәм яшәячәк. Биредә аның хезмәттәшләре, укучылары күп”, – диде ул чыгышында.

К.Тинчурин исемендәге театрның әйдәп баручы артистларыннан Исламия Мәхмүтова озак еллар дәвамында күренекле режиссер җитәкчелегендә эшләгән. “Равил ага халыкыбызның чын зыялысы иде. Аның җыры да, кыр казларыдай, өскә күтәрелеп калды. Кешелекле, тәрбияле һәм безгә, артистларга, әти кебек тә булды. Беркайчан да тупасланып сөйләшмәде, дуамалланмады”, – дип, хатирә уртаклашты. Исламия ханым билгеләп үткәнчә, Равил Тумашев сәхнәләштергән “Кыр казлары артыннан” спектале 28 ел буе сәхнәдән төшмәгән. Озын гомерле әлеге спекталь татар халкы яшәгән барлык төбәкләрдә диярлек уйналган.

Шушы спектальдә төп рольләрнең берсен башкарган Тимергали Зиннуров бүгенге чарада режиссер истәлегенә баянда “Эскадрон” татар халык көен уйнады.

Алга таба Равил Тумашевның гаилә дуслары – филология фәннәре докторлары Нурмөхәммәт һәм Фәһимә Хисамовлар(фотосурәттә уртада) да сүз алып, истәлекләре белән бүлеште, аның хакында җылы сүзләр әйтте. Әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамов Равил аганың да, аның тормыш иптәше академик Диләрә Гариф кызы Тумашеваның да искиткеч зыялы, көчле рухлы шәхесләр булганлыгына игътибарны юнәлтте, күренекле режиссерның дөнья сәнгате югарылыгында уй-фикер йөрткәнлеген билгеләп үтте.

Равил Тумашевның бертуган сеңлесе Зөмәрә Рәхим кызы да абыйсы турында хәтер яңартып: “Аның иң күркәм сыйфаты юлында очраган һәрнәрсәне, һәркемне, гомумән, кешеләрне яратудан гыйбарәт иде. Аеруча артистларны, театрны яратты”, – диде һәм бүгенге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Аннары Равил Тумашев турындагы истәлекләре белән К.Тинчурин исемендәге театр артистлары Ләлә Миңнуллина һәм Әнәс Галиуллин уртаклашты.

Шуннан соң чарада катнашучылар фойега узып, режиссерның балалары, сеңлесе, элеккеге хезмәттәшләре татар театры үсешенә гаять зур өлеш керткән сәнгатькәрнең портреты өстенә капланган җәймәне ачты. Арада картинаның авторы – рәссам Булат Гыйльфанов (Гильванов) та бар иде.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: портрет Равил Тумашевның әнисе – күренекле татар режиссеры һәм артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашева портреты янында урнаштырылган.

Портретны берече тапкыр гына күргән Ләйсән ханым: “Күзләре – әтинеке. Дөрес, чәченең төсе, мин хәтерләгәндә, ачыграк иде. Портретта карарак килеп чыккан. Әтине бик сагынабыз. Бүген менә бирегә килеп, очрашырга насыйп булды”, – диде.

Равил аганың улы Айдар әфәнде картинаны уңай бәяләп: “Әтиебез көчле, шул ук вакытта лирик та кеше иде. Бу портретта аның көчле рухлы булуы чагылыш тапкан”, – диде һәм рәссамга бу хезмәте өчен рәхмәт әйтте.

“Охшаганмы-охшамаганмы – без аны охшатабыз инде. Матур хезмәт, рәссамның тырышып эшләгәне күренеп тора”, – диде Зөмәрә ханым.

Булат Гыйльфанов сүзләренчә, аңа Равил ага Тумашев белән танышып аралашу насыйп булмаган, шуңа портретны да фотосурәтләрдән карап эшләгән. “Аларның барысында диярлек ул елмаеп төшкән. Миңа ул ягымлы кеше булып тоелса да, портретны башкачарак, классик формада эшләргә булдым. Шулай дөресрәк булыр дип уйладым. Нәтиҗәдә, тантаналы, монументаль портрет килеп чыкты. Бүген төп бәяне мин ишеттем – охшаттылар, күзләре охшаган, диделәр”, – диде ул.

Портретны ТР мәдәният министрлыгы эшләткән. Шушы министрлык вәкиле Аида Мозаффарова, үз чиратында, К.Тинчурин исемендәге театр җитәкчелегенә, күренекле шәхесләрне истә тотып саклавы өчен рәхмәт белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20