Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.03.2016

Тинчуринлылар, спектакль алдыннан, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил ага Шәйхетдинов турында хәтер яңарта

 К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бүген кич, спектакль алдыннан, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновны искә алу чарасы булачак. Шулай ук театрның күргәзмә залында мәшһүр артистның иҗатына, тормыш юлына багышланган күргәзмә эшләячәк.

Әгәр исән булса, бүген аңа 75 яшь тулыр иде...

Быел 25 гыйнварда якты дөньядан киткән артистыбыз театрда 50 ел эшләү дәверендә 200дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Н.Шәйхетдинов башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды, диелә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан алынган алхәбәрдә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20