Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2016

Тинчуринлыларның "Беренче мәхәббәт"е нинди булуын зал тулы тамашачы күзәтте

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Беренче мәхәббәт" спектакленең премьерасы булды.

... Сәхнәдә пәрдә ачылганчы ук талгын гына матур музыка яңгырый башлады һәм гашыйклар символы булып саналган Амур фәрештә (үзен ул бәхет, язмыш, мәхәббәт һәм илче дип тә атый) тамашачыларны спектакльнең "эченә" алып кереп китте. Кинәт пәрдә ачылып, сәхнәдә Амур кавыштырырга тиеш булган Алия белән Марат пәйда булды. Аларның әти-әниләрен таныштырырга җыенулары ачыклана. Тора бара, Алиянең әнисе Камилә Маратның әтисе Булатның беренче мәхәббәте булуы беленә. Соңрак исә Алиянең әтисе Марат белән Булатның балачак дуслар булуы да ачыла.

Шул рәвешле, спектакльдә киеренкелек туа, тамашачы вакыйгаларның ничек чишелеш алуын көтә. Спектакль башындагы фәрештә исә геройларны ахыргача озатып йөри, алар арасында низаг килеп чыга башласа, ярдәмгә ашыга.

Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык, гармонияле актерлар ансамбле һәм режиссер Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльнең уңышлы һәм халыкчан булачагына өмет уята. Юкса, пәрдә ябылганнан соң да тамашачылар артистларга алкышлар яудырмас иде. Әтиләрнең кызларына карата, ә әниләрне улларына булган чиксез мәхәббәтләрен драматург бик үтемле көлү, сарказм аша җиткерә.

Сүз уңаеннан, "Беренче мәхәббәт" пьесасының авторы Ибраһим Гали исеме белән иҗат иткән драматург Шамил Фәрхетдинов икәне дә бу кичтә генә тамашачыга хбәр ителде. Премьераны тамаша кылырга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да килгән иде. Азактан аның исеменнән сәхнәгә чәчәк бәйләме чыгарылды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20