Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2015

Үткән тәүлектә Казан урамнарыннан 8,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 8 мең 566  тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә мэрия порталы.

Урамнарны кардан чистарту эшенә 542 юл эшчесе һәм 584 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән, юлларда 84 катнаш юл машинасы, 51“Бошунг” КЮМ, 12 картөягеч, 120 трактор щеткасы, 22 грейдер, 65 фронталь төягеч, 56 “Барсик” мини төягече һәм 149 үзбушаткыч эшләгән. 

Узган тәүлектә 137,8 бозлавыкка каршы материал файдаланылган.

План буенча бүген шәһәр урамнарына 493 юл эшчесе һәм 275 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк. 

Кыш башланганнан бирле юл хезмәтләре шәһәрдән 592 мең тоннадан артык кар чыгарган. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20