Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
08.06.2017

Тәлгать Таҗетдин Болгар Ислам академиясенең ректоры итеп кемне күрергә теләвен әйтте

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Болгар ислам академиясе ректоры итеп шәех Габдерраззак әс-Сәгъдине күрергә теләвен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында белдерде.

Тәлгать Таҗетдин әйтүенчә, ректор вазифасын башкарырга берничә кандидат бар, әмма алар бу җаваплы урынга куелу өчен туры килеп бетми. «Берсе яшь, икенчесенең бу эшкә тәҗрибәсе юк», — дип аңлатты ул.

Мөфти фикеренчә, бу вазифага билгеләргә яраклы бер кандидат бар. «Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) 41 нче буынында оныгы, шәех Габдерраззак әс-Сәгъди хәзрәт Казанда, Болгарда ел ярым укыта. Ул — бөтен дөньяда танылган галим, аның тәҗрибәсе 40 елдан артык. Багдад шәһәрендә дә 6000 урынлык университеты бар иде. Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә Халыкара ислам университетын да үзе оештырды, шул рәвешле бөтен дөньяга танылуына да сәбәпче булды. Дүрт ел Иорданиянең Амман шәһәрендә булды, һәм инде ел ярым Казанда, Болгарда укыта. Менә шундый күренекле, олы галим булган вакытта шәкертләр аның дәрәҗәсенә омтыла торган булса, яхшы була. Аның тәҗрибәсе дә, гыйлеме дә җитәрлек», — диде ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Тәлгать Таҗетдин әйтүенчә, хәзерге вакытта Габдерраззак әс-Сәгъдине ректор итеп билгеләү өчен юридик киртәләр бар, әмма бу проблеманы хәл итәргә мөмкин. «Аның әлегә Россия граҗданлыгы юк. Без Президентыбыздан аңа илебезнең гражданлыгын сорап мөрәҗәгать иттек. Бу үтәлсә, бәлки күп бәлаләрдән котылыр идек. Аның гыйлеме өстенә тәҗрибәсе дә, оештыру сәләте дә бар», — диде ул.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин