Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2015

Түләүле парковкалар эшли башлаганнан бирле, Казан бюджетына 132 мең сумнан артык акча кергән

Түләүле парковкалар эшли башлаганнан бирле, Казан бюджетына 132 мең сумнан артык акча кергәнСынау режимында бердәм парковка киңлеге эшли башлаганнан бирле, Казан бюджетына 132 мең сумнан артык акча кергән. Аларның 34 меңе паркомат аша күчерелгән, 98 меңе - SMS-хәбәр һәм мобиль кушымта ярдәмендә.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан каласы Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков белдерде. Аның сүзләренчә, иң күп акча ТР Министрлар Кабинеты янындагы Театральная урамында урнашкан парковкадан җыелган. Шулай ук Профсоюз урамындагы парковкадан да түләүләр саны күп булган. Барлык керем дә шәһәрнең муниципаль берәмлеге бюджетына керә.
Бердәм парковка киңлеге гамәлгә куелганнан алып муниципаль парковкалар тулысынча тулган, әмма парковкага машиналарын калдыручыларның 10 проценты гына түләгән, дип сөйләде Транспорт комитеты рәисе. Моннан тыш, күп кенә автомобильчеләр бер сәгать өчен генә акча түләп, машиналарын берничә сәгатькә калдырганнар.

Сынау режимының максаты – акча җыю түгел, ә казанлыларны түләүле парковкадан кулланырга өйрәтү, диде Айдар Абдулхаков.

Казан автомобильчеләре, сынау режимы беткәч, муниципаль парковкадан кулланудан туктамаслармы, дигән сорауга Айдар Абдулхаков Мәскәү тәҗрибәсен мисал итеп китерде: “Мәскәү тәҗрибәсеннән күренгәнчә, парковка киңлеге кертелгән беренче өч атнада ул урамнар буш булган. Өч ай үткәч, буш урыннар калмаган һәм бер сәгатькә кую бәясен арттырырга туры килгән”.

Казан мэры Илсур Метшин белдергәнчә, социаль челтәрләрдә түләүле парковка темасы иң актуаль булып санала. “Әлегә 1250 машина кую урыныннан гына түләүле парковка ясадык, әмма бөтен Казан фикер алышкан кебек”.

Шәһәр мэры түләүле парковкалар кертүне хуплаган казанлыларга рәхмәт белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20