Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
26.07.2017

Тәмәке – ләззәтме, әллә начар гадәтме?

Чәршәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тәмәке тартуга каршы көрәш турында әңгәмә кузгата. Бәхәснең темасы «Тәмәке тарту — ләззәтме, әллә начар гадәтме?» дип исемләнә, сорауга җавапны тәмәке тартуга каршы көрәш турында күп җавап белгән студия кунаклары эзли.

Бүгенге «Таяну ноктасы» тапшыруы кунаклары: Инсаф Абдулла — Татарстанның атказанган артисты, мөгаллим, Илнар Хөснуллин — «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты, Ирҗан Бикчәнтәев — жырчы, Кытай татары, Мөнир Рахмаев — җырчы, Фәнүс Моратов — Татарстанның атказанган табибы, невролог, психиатр-нарколог, Илназ Садыйков — социаль реабилитация hәм адаптация үзәге җитәкчесе урынбасары. Тәмәке тартуга каршы көрәш ничек алып барылырга тиеш һәм аның афәтеннән ничек котылырга?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 26 нче июль, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!