Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2017

Тәмәке тартуга каршы көрәш турында ток-шоуда сөйләшәләр

Чәршәмбе кичендә "Таяну ноктасы" тәмәке тартуга каршы көрәш турында әңгәмә кузгата. Бәхәснең темасы "Тәмәке тарту  ләззәтме, әллә начар гадәтме?" дип исемләнә, сорауга җавапны тәмәке тартуга каршы көрәш турында күп җавап белгән студия кунаклары эзли. 

Бүгенге "Таяну ноктасы" тапшыруы кунаклары: Инсаф Абдулла – Татарстанның атказанган артисты, мөгаллим, Илнар Хөснуллин – “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, Ирҗан Бикчәнтәев – жырчы, Кытай татары, Мөнир Рахмаев - җырчы, Фәнүс Моратов – Татарстанның атказанган табибы, невролог, психиатр-нарколог, Илназ Садыйков – социаль реабилитация hәм адаптация үзәге җитәкчесе урынбасары. Тәмәке тартуга каршы көрәш ничек алып барылырга тиеш һәм аның афәтеннән ничек котылырга?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 21 нче июнь, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»