Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.04.2017

Тәмле аш пешерү серләренә танылган җырчылар өйрәтә

Көндәлек тәмле ризыклар әзерләргә өйрәтә торган “Секреты татарской кухни” тапшыруы үз тамашачылары белән нинди генә татлы һәм тәмле рецептлар өйрәнми. Бу якшәмбедә татлы өстәл “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе иясе Винарис Ильегет тарафыннан әзерләнде.

Татар халык ашларын әзерләү зур җаваплылык сорый, шул ук минутта җырлап-биеп әзерләгән кунаклар үзләренең берничә эшне берьюлы башкара алуларын күрсәтәләр. Тапшыруга танылган шәхесләр килә һәм үзләренең яраткан ризык-ашамлыкларын әзерлиләр. Тапшыруның алып баручысы Руслан Шәрәфетдинов кунакларга үзе дә тәмледән-тәмле ризыклар әзерләшергә булыша, аларга кызыклы сораулар бирә һәм җырлатып-биетеп тә ала. Татар халык ашларының бик тәмле һәм файдалы булуын Россиянең танылган артистлары да дәлилләде.

Көн дә нинди кунаклар ашау пешергәнен “Секреты татарской кухни” тапшыруын карап белә аласыз. Секреты татарской кухни” тапшыруы "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында һәр көнне 11:30 сәгатьтә күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!