Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2016

Әтнә районы Ары сыерлары өчен көтүлектәге күренеш үзгәргән

 Әтнә районы Ары халкы суга интегә дисәк дөрес булмас, авыл эчендә коелары бар, ләкин көтүлекләрендә су юк иде. Терлекләрне эчертү өчен әллә кайларга бара иделәр. Ниһаять, сөт җыючы Рәфикъ Фәйзрахманов терлекләрне сулы итте, дип яза "Әтнә таңы" газетасы.

Бу хакта Ары кешеләре болай диләр: "...Аптырамагыз, фотода безнең көтүлек җире сурәтләнгән. Ничә еллардан бирле хуҗалык сыерлары көтүлектә сусыз тилмерәләр иде: эчәргә су юк аларга, быел тагын көтүдә йөрергә үгезе юк. Менә бу Райлә Кадимова утырган тагаракларда кайчан су булыр икән, дип тилмерә идек. Ниһаять, авылыбызда туып үскән, шушында көн күргән, эшмәкәр егетебез Фәйзрахманов Рәфикъ күпләрне борчыган мәсьәләне хәл итте дә куйды. Көн саен үзенең шәхси техникасы белән көтүлеккә су илтә башлады ул. Хайваннар сусыз түгел хәзер бу эссе көннәрдә, Аллага шөкер. Авылыбыз белән рәхмәт укыйбыз үзеңә, Рәфикъ. ...Эшләрен уң булсын, Ходай Тәгалә сине сәламәтлектән, гаилә тигезлегеннән аермасын".

Менә шундый Рәфикъ кебекләр булганда яши әле ул авыл, дип яза Әтнә районы газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20