Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.03.2016

Төнлә Татарстанның кайбер районнарында 17 градуска кадәр салкынайта

Иртәгә, 15 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явып узачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан була, ул вакытта күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил итә. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын исә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы 7-12, аязган вакытта 17 градуска кадәр салкын булачак. Көндез исә 3-9 градус суык көтелә. Юлларда бозлавык.

Синоптиклар иртәгә Казанда 5-8 градус салкын булыр дип фаразлый, аязган вакытта 11 градуска кадәр суытырга мөмкин, көндез - 2-5 градус  салкын.

16 мартка каршы төндә республикада, элеккечә үк, аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез, урыны белән томан. Җил төньяктан, көнбатышка авышучан, көндез көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 9-14, аязган вакытта 15-20 градуска кадәр салкынайта. Юлларда урыны белән бозлавык.                                                      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20