ТНВ татар телендә өр-яңа фильм төшерә башлады

«Яңа Гасыр» телеканалы татар телендә «Көтелмәгән кунак» дип аталган күп серияле фильм төшерә башлады. Традиция буенча, ТНВ каналы һәр яңа сезонны яңа проект белән ача. Быел исә сезон әлеге фильм белән ачылыр дип көтелә. Шулай итеп, тамашачы телесериалны көз көне күрә алачак. Сценарий авторлары — Халисә Ширмән һәм Нурания Җамали.
Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган. «Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле», — ди режиссер.
Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында
Төп рольләрне Г. Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова һәм башкалар бар.
Нурания Җамали фильм зур уңышка ирешер дип өметләнә, чөнки сценарий нигезендәге тарих һәркемгә таныш һәм якын. «Көтелмәгән кунак» — матур җырлар белән үрелеп барачак тормышчан һәм музыкаль фильм. Үткен мәзәкләргә, милли төсмерләргә бай һәм эчендә аз гына сагыш булган әлеге фильмны тамашачы яратыр дип ышанам", — диде «Көтелмәгән кунак"ның режисеры һәм сценаристы Нурания Җамали.
Исегезгә төшерәбез, «Көтелмәгән кунак» татар телесериалы сентябрь аенда «Яңа Гасыр» телеканалында эфирга чыгачак.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова