Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.04.2019

ТНВ телеканалы эфирында “Татнефть” автомобильләргә ягулык салу станциясе челтәре клиентлары арасында машина отучыны сайладылар (ВИДЕО)

«Ак Барс» хоккей клубы һәм «Татнефть» автомобильләргә ягулык салу станциясе челтәре бергә Россия күләмендә «АЗСка әйдә - әйдә бүләкләр артыннан» бәйгесе кысаларында бүләкләр уйнаттылар. 2019 елның 15 февраленнан башлап 14 апрельга кадәр катнашучылар «Татнефть» станциясе челтәреннән, билгеләнгән шартларны үтәп, ягулык яисә әлеге сервисның башка продукциясен сатып алсалар, аларга яшерен кодлы карточкалар бирелде. Уйнатуда катнашыр өчен, әлеге кодны шартлар нигезендә сайтта теркәргә кирәк иде.

Акция кысаларында һәрвакыт күп бүләкләр һәм призлар уйнатыла. Әлеге фактны бер миллион ике йөз мең теркәлгән кеше дәлилли.

Акциянең приз фондына түбәндәгеләр керә:

  • 3 мең ягулык продукциясе
  • 800 «Татнефть» моторлы май канистры
  • 700 «Ак Барс» хоккей клубыннан термокружкалар бүләккә!

Һәм тагын 70 мең бүләкләр!

Бүген ТНВ телеканалында туры эфир рәвешендә дүрт тапкырдан күбрәк код теркәгән катнашучылар арасында ике «Volkswagen Polo» (*Фолькс-Ваген-Поло) машинасын уйнаттылар.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

  1. Сычев Евгений Николаевич, Йошкар-Ола шәһәре
  2. Дементьев Олег Анатольевич, Архангельск шәһәре

Әйтелеп кителгән призларның ияләрен комиссия ярдәмендә билгеләделәр. Алар арасында ООО «Татнефть үзәге» директор урынбасары, Казан филиалы җитәкчесе Фәрхетдинов Илшат Зәкәриевич; «Ак Барс» хоккей клубының җанатарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Филиппов Глеб Андреевич; «Интеллектуаль Милек Милли Агентлыгы» директоры Хәйров Ринат Фәргәтович бар иде.

Җиңүчеләр белән элемтәгә керәчәкләр. Ә башка бүләкләргә ия булучыларның исемлеге акциянең рәсми сайтында булачак. Призларны 2019 елның 1 маеннан башлап 31 маена кадәр «Татнефть» автомобильләргә ягулык салу станцияләреннән алып булачак.

Тулырак Айданаазс.рф сайтында.

Реклама шартларында. +18


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс