Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.04.2019

ТНВ телеканалында яңа премьера: Дания фильмы “Рәссам хатыны”

Бүген, 19 апрель ТНВ телеканалында «Рәссам хатыны» дип аталган яңа премьера булачак. Күрсәтелү сәгате 23.10. Кино турында тулырак әлеге язмада.

«Рәссам хатыны» фильмы 2012 елның 27 сентябрендә Данияда беренче тапкыр күрсәтелгән. Россиядә исә әлеге фильмның премьерасы 2013 елның 3 гыйнварында булган.

Киноның жанры — драма, биография. Фильмның бюджеты 62,595 меңне тәшкил итә. Яшь чикләренә килгәндә, 16 яшьтән өлкән тамашачылар өчен.

Сюжетка тукталып үтик. 1889 елда Дания рәссамы Мари Трипке дөньякүләм танылган рәссам Педера Северина Крёйерага кияүгә чыга. Алар илдә иң танылган гаиләләрнең берсе булып саналалар. Әлеге парга күпләр соклана. Сәясәтчеләр, галимнәр, язучылар, Патшага якын торган затлар — барысы да портретларының П. С. Крёйер тарафыннан ясалуын телиләр. Әгәр дә Педер синең рәсемеңне ясый икән, бу күренеш зур дәрәҗәгә ия. Иң мөһиме — рәссам үзе теләгән бәяне билгели. Марины исә Ауропаның иң чибәр хатын-кызы дип атаганнар.

Бер яктан карасаң, бәхетле гаилә: Вибеке исемле кызлары, иҗат та, дәрәҗәле статус та, байлык та бар. Ләкин әлеге иминлек артында чын дәһшәтлек яшерелә. Крёйер психик чир белән авырганга күрә, еш депрессиягә бирелә. Көләч һәм шат кешедән ул бик тиз вакыт аралыгында дивана яисә тиле кешегә әверелә ала. Мари Швед композиторы Хуго Альвеном белән танышып, аңа гашыйк була. Һәм аның фикеренчә, әлеге танышу аны коткарырга тиеш…

Хөрмәтле телевизор караучылар, бүген, 19 апрель 23.10 сәгатьтә очрашканга кадәр.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс