Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2019

ТНВ яңа фильмга кастинг уздырды

19 апрель 18:00 сәгатьтә 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләребез кабат ТНВ студиясендә җыелды. Сәбәбе: ТНВ яңа сериал өчен кастинг уздырды.

Яшьләребез билгеләнгән вакыттан берәр сәгать иртәрәк тә килә башлады.

«Йөргән таш шомара», дигән кебек, катнашучылар арасында кастингка берничә тапкыр килүчеләр дә, яңа килүчеләр дә бар иде. Кастингка «Җылы эзли җаннар» сериалының геройлары да килде. Кем белә, бәлки тамашачылар яраткан актерларын кабат ТНВ телеэкраннарында да күрә алыр.

Кастингта рольләргә сайланган кандидатларны жюри әгъзалары әлегә сер итеп саклый. Барлык мәгълүматны безнең анонслардан белә алырсыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс