Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
23.04.2019

ТНВда татарчага тәрҗемә ителгән яңа сериал башланды

22 апрельдә ТНВ телеканалында «Көзайым» сериалы, эш көннәрендә 10:00 сәгатьтә Татар телендә башланып китте. Телевизор караучыларны мәхәббәт, дуслык һәм гаилә турында мавыктыргыч сериал көтә. Сериал 2016 елгы, режиссерлар Акжол Абилова, Максата Оспанова.

Тәэмин ителгән гаиләдә үскән Еркебулан дуслары белән «пари» төзи: ул Көзайымны үзенә гашыйк итәргә тиеш. Вакыт узу белән Еркебулан үзе кызга гашыйк була. Әмма Көзайымны социаль челтәрдә танышкан бер солтан ярата. Солтан Еркебуланның абыйсы икән. Еркебулан ата-аналары белән талашкач, мөстәкыйль рәвештә яшәргә хәл итә, әмма куркыныч хәлгә эләгә: аны талыйлар һәм дала уртасында ташлап калдыралар, шуннан соң ул хәтерен югалта. Көзайым балалар йортларына һәм мохтаҗларга ярдәм итүче иҗтимагый хәрәкәтләр булдыруда актив тормыш алып бара. Еллар уза, әмма Исаевлар гаиләсе һаман да бәхет таба алмый. Солтан комарлы уеннарга кушыла һәм төрмәгә эләгә. Бертуган абыйларның кайсысы кыенлыкларны җиңеп, Көзайым белән бергә булачак? Моны сез «Яңа Гасыр» телеканалын карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс